«Сөләйманов» КФХыннан Владимир Никитин – Нурлат муниципаль районы комбайнчылары арасында бөртекле культуралар суктыру буенча алдынгыларның берсе

2016 елның 13 августы, шимбә

Нурлат муниципаль районының «Сөләйманов» КФХыннан механизатор ВладимирНикитин – комбайнчылар арасында бөртекле культуралар суктыру буенча алдынгыларның берсе. Урып-җыю башланганнан бирле ул «Нью-Холланд»комбайнында 3,6 тоннадан артык ашлык суктырган.

«Армиядә хезмәт итеп кайткач, колхозда эшли башладым, «Нива» комбайнын бирделәр, шулай итеп, хуҗалыкта эшләргә калдым, – дип сөйли Владимир Никитин. – Аннары «Дон», «Полесье», «Нью-Холланд» комбайннарында эшләдем. Эшем бик ошый, комбайнчыларга – хөрмәт һәм дан».

Владимир Никитинның  механизаторлык стажы 30 елдан артып китә. Үз эшен оста оештыру нәтиҗәсендә ул берничә мәртәбә районның авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары слетында катнашып,  бүләкләр алды. 2014 елда ул “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Хезмәттәшләре әйтүенчә, Владимир Никитинга һәрвакыт осталык һәм игътибар таләп итә торган иң мөһим һәм җаваплы эшләр тапшырыла. Ул теләсә нинди яңа модель техниканы да бик тиз үзләштерә.

«Быелгы уңыш бик әйбәт. Хәзер язгы бодай уңышын җыябыз, уртача уңдырышлылык гектардан 30 центнерга якын», – диде Владимир Никитин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International