«Зәй шикәре» ААҖ шикәр комы җитештерү күләмнәрен арттыра

2016 елның 12 августы, җомга

2016 елның 11 августында «Зәй шикәре» ААҖ шикәр комын җитештерү сезонын ачты. 2016 елда предприятие 1,1 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртергә җыена. Шул күләмдә татлы тамыр җитештереп, завод 150 мең тонна шикәр комы, 35 мең тонна патока-меласса һәм 45 мең тонна гранулланган чөгендер түбе (жом) алуны планлаштыра.

2015 елда заводның уртача тәүлеклек эшкәртү куәте 7400 тоннадан артыграк булды. Аерым көннәрдә 8000 тоннага кадәр чимал эшкәртелде һәм 1200 тоннадан артык шикәр комы җитештерелде. Быел предприятие тәүлеккә даими рәвештә 7500 – 8000 тонна чимал эшкәртү бурычын куя.

«Зәй шикәре» заводы – Россиядә шикәр чөгендере тармагының иң өлкән предприятиеләреннән берсе. Быел завод ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк, – дип хәбәр итте «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова. – Бүген «Зәй шикәре» Россия Федерациясендә заманча иң эре шикәр җитештерүчеләрнең берсе һәм ул иң яхшы шикәр сәнәгате предприятиеләре бишлегенә керә. Предприятие Россиядә беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен үстерү, җыю, эшкәртү һәм саклау буенча инновационтехнология кертте. «Amity» технологиясен куллану нәтиҗәсендә без шикәр чөгендерен эшкәртү сезонын 4 айдан 6 айга кадәр озайта алабыз, бу кагатларны актив вентиляцияләүне оештыру ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бүген безнең максат – җитештерү куәтен һәм җитештерү сезонын арттыру, шулай ук җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту өстендә эшләү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International