ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

15
август, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 15 августына авыл тематикасы буенча «Минем җирем – Россия” Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсына Россия Федерациясенең 75 субъектыннан 3200дән артык эш керде.

Бүген Мөслим районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән дә танышты һәм игенчеләр белән быелгы уракның актуаль мәсьәләләре турында сөйләште.

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2017 елның 15 августына Татарстанда 291 мең гектардан мәйданда 1077,6 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача 37 центнер уңыш чыга.

Кичә, 14 августта, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырды.


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыя башладылар. 

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районы кырларында кызу урак өсте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International