Татарстанда 2017 елгы урак өстенең кызган чагы. Уракта катнашучыларның барысы уңышны оешкан төстә һәм югалтуларсыз җыеп алу теләге белән эшлиләр. Бүгенгә урып-җыюда катнашучы алдынгы комбайнчылар арасында түбәндәгеләр бар: Нурлат районының “Сөләйманов А.И.” КФХыннан Владимир Никитин ул «Нью Холланд 8080» комбайнында 12 көн эчендә 2033 тонна ашлык суктырган; Алексеевск районының «Биләр» ВЗП» ҖЧҖеннән Сергей Карпухин (11 көн эчендә «Торум 750» комбайнында 1776 тонна ашлык суктырган); «ВЗП» АҖенең Әлки филиалыннан Андрей Захаров (8 көн эчендә «Акрос 595» комбайнында 1250 тонна ашлык суктырган); Кайбыч районының «Кайбычагрохимсервис» ААҖеннән Юрий Петров (9 көн эчендә «Нива СК 5» комбайнында 336 тонна ашлык суктырган).
Шулай ук Аксубай районының «Аксу Агро» ҖЧҖеннән Җәүдәт Сафиуллин, Әгерҗе районының «Әгерҗе» АФ» ҖЧҖеннән Алексей Красильников, Апас районының «Свияга» АХП» ҖЧҖеннән Ленар Шәрипов һәм башка тагын күп комбайнчылар алдынгылардан аз гына калышалар.