Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та йөрде.

Түбән Кама районында күпьеллык үләннәр кырында Рөстәм Миңнеханов уңыш җыюда катнашучы механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Хәзер иң мөһиме – бөртеклеләрне җыеп алып, көзге чәчү эшләрен башкару, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, республика кырларын карау һәм авыл хезмәтчәннәре белән очрашу барышында кырларның торышына бәя бирелә, диде. «Без төрле районнарда булдык, – диде Рөстәм Миңнеханов. –Минераль ашламалар сатып алуга, эре мөгезле терлекләр санын, шәхси хуҗалыкларда савым сыерларын саклап калу программаларын гамәлгә ашыруга өстәмә акчалар бирәбез. Бу акчаларны урынлы файдаланырга кирәк».

Моннан тыш, Татарстан Президенты яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре турында да кызыксынды.

Уракның барышы турында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин сөйләде. Ул, авыл хуҗалыгы оешмаларының барысы да уракка чыкты, диде. «Кырларда 54 комбайн эшли. Бүгенгә барлык мәйданның 16,9% җыелган. Барысының да кәефләре яхшы, хуҗалыклар район алдында куелган бурычларны беләләр һәм шуны аңлап эш итәләр», – диде Айдар Метшин.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, кичә республикада көнлек суктыру 155 мең тоннага җитте, диде. «Резервлар бар әле, – дип ассызыклады министр. – Тагын 15-20 мең өстәп, 180 мең тоннага җиткереп була. Түбән Кама районы соңгы өч көндә аеруча нәтиҗәле эшли, уртача республика темпларын да арттырып җибәрде, комбайнчыларның йөкләнеше дә яхшы, уңыш та начар түгел. Ашлык коры диярлек, киптерүгә салмасаң да була, турыдан-туры элеваторга җибәрергә ярый. Кырларның күпчелек өлеше көзге чәчүгә әзер, бу яктан да район яхшы эшли».

Рөстәм Миңнеханов, урак йомгаклары буенча республикада иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү булачак, алдынгылар өчен 100әр меңнән 200 премия бүленде, диде.

Алабуга муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов Костенеево авылы янындагы кырда урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Бүгенге көнгә Алабуга районы кырларында 14 мең тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш – гектардан 34,1 центнер. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдус Әхмәтов, кайбер хуҗалыкларда гектардан 60 центнерга якын уңыш алалар, аерым алганда, “Нократ таңнары” (“Вятские Зори”) ҖЧҖендә, диде ул.

Рөстәм Миңнехановка урып-җыю эшләре турында, терлекләргә азык әзерләүнең барышы, ашлык җыю комбайннары һәм бөтен кирәкле машиналар барлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук сөт саву күләме турында да мәгълүмат бирделәр.

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә урып-җыю кампаниясендә уңышлар теләде. Ул шулай ук дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде: көзге чәчүгә минераль ашламалар сатып алу өчен республика 1 млрд. сум бүлеп бирә, диде ул.

Игенчеләр ашлык сату бәяләре белән кызыксындылар. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бодай белән арпага бәяләр билгеле инде, тагын артыр дип булмый, ә менә арыш артырга мөмкин әле.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән бергә йөрүчеләр Костенеево авылында төзекләндерелгән урта мәктәпкә килделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International