Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырды

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Кичә, 14 августта, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырды.

Башта Айрат Хәйруллин Н.Е. Токарликов ис. хуҗалыкта булды. Монда барлык мәйданның 30%ы җыелган, уртача уңыш – 38 ц/га. Кырларда 20 комбайн эшли, барысы 40 бер. техника эшкә җәлеп ителгән.

Бу сезонда эш нәтиҗәләре өчен беренче премияләрне комбайнчылар Андрей Федосеев һәм Сергей Сокоров алды. Алар Н.Е. Токарликов ис. АҖендә чын мәгънәсендә иң яхшы механизаторлар булып саналалар.

«Әлеге конкурслар механизаторларга хуҗалык керемен генә түгел, ә гаилә бюджетын арттырырга да мөмкинлек бирә һәм ул зур кызыксындыру чарасы булып тора», – диде район башлыгы һәм уракта катнашучыларның барысына да уңышлар теләде.

Айрат Хәйруллин тагын «Кичүчат» ҖЧҖ кырларында булды. Монда конкурс йомгаклары буенча алдынгылар булып Дамир Яруллин һәм Наил Гарипов танылды, алар күпьеллык стажлы комбайнчылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International