Бүген Мөслим районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән дә танышты һәм игенчеләр белән быелгы уракның актуаль мәсьәләләре турында сөйләште. Татарстан Республикасы Президенты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин һәм Казан мэры Илсур Метшин да йөрде.
Урып-җыю кампаниясендә катнашаучы механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу Мөслим авылы янәшәсендәге «Родные края – Туган як» агрофирмасы” ҖЧҖ кырында узды. Район башлыгы хәбәр итүенчә, бүгенгә игенчеләр 8,6 мең га мәйданда ашлык суктырганнар, бу барлык мәйданның 17%ын тәшкил итә. Барысы 30 мең тонна икмәк җыелган, уртача уңыш – 35,1 ц/га. Кырда һәркөнне 93 комбайн һәм 80 берәмлектән артык йөк техникасы эшли. Моннан тыш, 28 комбайн читтән җәлеп ителгән.
Рамил Муллин, район көзге чәчүгә дә кереште, диде. Йөз гектардан артык техник культура (көзге шепкән (рыжик) чәчелгән инде, бөртекле культуралар чәчүне иртәгедән башларга планлаштыралар.
Гомумән алганда, бүген районда 28 гаилә фермасы, 65 КФХ һәм 4 эре агрофирма эшли. Эре мөгезле терлекләрнең гомуми саны – 11,9 мең баш, шулардан 4,7 меңнән артыгы – савым сыерлары. Бу елның 1 августына 101,3 мең центнер сөт һәм 38,6 мең центнер ит җитештерелгән.
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, быелгы урып-җыю кампаниясе җирле игенчеләр өчен үзенчәлекле булырга тора. «Мөслим районы үз тарихында беренче мәртәбә рекордлы уңыш алырга мөмкин. Моның өчен барысы да бар: кешеләр дә, техника да җитәрлек, уңыш та яхшы. Җиң сызганып, оешкан төстә эшләргә генә кирәк», – дип өстәде министр.
Рөстәм Миңнеханов игенчеләр хезмәтен югары бәяләде. «Мөслим районының югары уңышка ышанычы зур. Синоптиклар хәбәр итүенчә, шундый яхшы һава торышы тагын бер атналап була әле. Эш өчен уңайлы шундый вакыттан мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга кирәк», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.