Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыя башладылар. Быел бу культура 12 мең га мәйданны били.
«Эш барлык агрофирмаларда бара, әлегә бер гектардан 350-360 центнер уңыш чыга», – дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов.