Татарстанда беренче миллион ашлык суктырылды

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2017 елның 15 августына Татарстанда 291 мең гектардан мәйданда 1077,6 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача 37 центнер уңыш чыга. Көзге бодай – 429,3 мең тонна, кйзге арыш – 138,8 мең тонна, арпа – 487,7 мең тонна, борчак 16,6 мең тонна суктырылган.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар иң күбе Буа районында (11,7 мең га), Зәй районында (11,5 мең га), Чистай районында (11,1 мең га) һәм Алексеевск районында (10,5 мең га) суктырылган. Бөртекле ашлык суктыру һәм уңдырышлылык буенча Зәй районы алда бара (58,9 мең тонна, уртача уңыш – 51,2 ц/га) һәм аннан кала Сарман районы (47,8 мең тонна, уңыш – 51,4 ц/га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International