Нурлат элеваторына һәркөнне 2,6 мең тонна ашлык керә

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

«Нурлат элеваторы» ЯАҖендә эшләрнең кызу һәм киеренке чагы. Монда 2 августта инде иген кабул итә башладылар, эш ике сменада оештырылган.

Белгечләр сүзенә караганда, башта ашлыкны пробага алалар, аның дымлылыгы һәм чүпләнү дәрәҗәсе тикшерелә. Шуннан соң машиналар территориягә керәләр һәм автоүлчәүгә басалар.

«Ашлык кабул ителгәннән соң, ул элеваторга керә. Дымлылыгына карап, ул күпмедер вакыт киптерелә. Ашлык сепаратор аша уза, төрле катнашмалардан, чүпләрдән чистартыла», – дип сөйләде «Нурлат элеваторы» ЯАҖ генераль директоры Илдар Бикеев.

Элеваторга бер тәүлек эчендә уртача 2,6 мең тонна иген керә. Бүгенгә элеваторга 23 мең тонна иген кергән. «Без ашлык кабул итү күләмен арттыра барабыз, тиздән техника арта башлагач, без көнгә 3500 тоннага кадәр ашлык кабул итәчәкбез», – дип хәбәр итте Илдар Бикеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International