Республиканың Яңа Чишмә районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районы кырларында кызу урак өсте. Бар куәткә 2017 ел уңышын җыялар. Бу елның 14 августына районда 23,1 мең тонна бөртекле ашлык җыелган, уңдырышлылык – 30,8 ц/га.

Кырда эшләүче комбайнчыларны матди кызыксындыру өчен район җитәкчелеге һәр 5 көн саен алдынгыларны бүләүләү турында карар кабул иткән иде. Шулай итеп, беренче бишкөнлек йомгаклар буенча «Мега», «Лексион» һәм «Тукано» комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында алдынгылар билгеләнде, болар: «Кулон” АФ” ҖЧҖеннән Сергей һәм Федор Мухановлар. Шушы вакыт эчендә алар «Мега» комбайнында 325 тонна ашлык суктырганнар.

«Акрос» һәм «Дон» комбайннарында эшләүчеләр арасыннан шул ук агрофирмадан Владимир һәм Александр Гаревларның күрсәткечләре зур, «Нива» һәм «Енисей» комбайннарында эшләүче Михаил Козырев та алардан калышмый, ул «Вәлиев Ф. Р.» КФХсыннан.

Иң күп иген ташучы дип «Кулон” АФ” ҖЧҖеннән Сергей Куприянов танылды, ул кырдан 495 тонна ашлык чыгарган.

Алдынгыларга бүләкләрне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International