Альберт Лазерев – Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Дубрава» агрофирмасы» ҖЧҖеннән алдынгы комбайнчыларның берсе

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстан районнарында 2017 ел уңышын җыю дәвам итә. Бу көннәрдә игенчеләр һәр сәгатьтән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырышалар.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Дубрава» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Альберт Лазерев – алдынгы комбайнчыларның берсе. 15 августка ул «Клаас Мега» комбайнында 908 тонна ашлык суктырган. Тәҗрибәле механизатор һәр елны урак кампаниясендә алдынгы була, быел да беренчелекне бирмәскә тырыша ул.

Кырларда Альбертны өлкән улы Андрей белән күрергә күнеккәннәр, ә быел исә кече улы Артур аның ярдәмчесе булып эшли. «Хәзер Андрей Россия Хәрби Көчләр сафында хезмәт итә, Ватан алдында торган үз бурычын үти, – дип сөйләде комбайнчы. – Шуңа күрә бу сезонда Артур – минем уң кулым. Абыйсы кебек тырыш, техника белән дә кызыксына».

«Миңа әтиемдә ярдәмче булып эшләү ошый. Элек ул кырда эшләгәндә, мин еш аның янында була идем. Абыем армиядә хезмәт итә, әмма ул күңеле белән безнең янда. Мин аңа кырдан фотолар җибәреп торам», – диде Артур.

Быел «Иң яхшы комбайнчы – 2017» дигән конкурс уздырыла, аның йомгаклары буенча иң яхшы механизаторлар билгеләнәчәк. Җиңүчеләр 100әр мең премия алачаклар. Аның турында Альберт Лазерев та белә. «Без республика җитәкчелегенә рәхмәтле: мондый кызыксындыру тагын да тырышыбрак эшләргә көч бирә», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International