2017 елның 15 августына авыл тематикасы буенча «Минем җирем – Россия” Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсына Россия Федерациясенең 75 субъектыннан 3200дән артык эш керде. Конкурста заявкалар саны буенча Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Марий Эл, Кырым, Хакасия республикалары, Краснодар, Алтай һәм Ставрополь крайлары, шулай ук Волгоград, Самара, Тамбов һәм Орел өлкәләре алда бара.
Конкурсның оештыру комитеты шуны искәртеп уза, быел бүләкләр тугыз номинация буенча шәхси авторлар һәм авторлар төркемнәре арасында бүленәчәк. Редакцияләр өчен (басма, теле-, радио- яисә интернет-басмалар) беренче мәртәбә номинация билгеләнде. Моннан тыш, быел иң яхшы мәгълүмати проектлар өчен Гран-при тапшырылачак.
Эшләр 2017 елның 31 августына кадәр agrosmi2017@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында: http://konkurs.agromedia.ru алырга мөмкин.