ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

Тукай муниципаль районында «Миңнеханов” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып сабан бодаен урып-җыюга керештеләр.  250 гектар сабан бодае мәйданының  150 гектары суктырылган. Уртача уңыш  – бер гектардан 35 центнер.

Татарстан АПК вәкилләре игенчелекне цифрлаштыру буенча  конференциядә катнаштылар

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 24 августына Татарстанда   2610,8 мең  тонна  ашлык суктырылды, шул  исәптән  1031мең тонна көзге бодай, 305,5 мең тонна көзге арыш, 226,4 мең тонна сабан бодае, 844,5 мең тонна арпа, 89,9 мең тонна борчак, 99,8 мең тонна солы.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Кукмара аграр көллиятендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  та булды.

2018 елның 21 августыннан  24 августына кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә «Агрорусь - 2018»  27 нче Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза, ул АПКның кече һәм урта хуҗалыклары мөмкинлекләрен күрсәтер өчен, шулай ук тармак үсеше һәм аның перспективалары турында фикер алышу һәм  тәҗрибә алмашу өчен Россиянең күләмле мәйданчыкларының берсе.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән  Кукмара муниципаль районына килде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде.

«Туган ягыңны  бел” темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һөнәр берлеге  әгъзалары 18 августта  Алексеевск  районының туган  як музеенда, Алексеевск сәнгати  туку фабрикасында һәм  Биләр  дәүләт тарих-археология һәм  табигать  музей-тыюлыгында булдылар.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

24 августта  Ингушетия Республикасында бакчачылыкны, питомникчылыкны үстерү һәм җиләк-җимеш продукциясен саклауны оештыру  буенча Бөтенроссия конференциясе узачак. Аны  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

«Зәй шикәре» заводы  продукцияне исәпкә алуны камилләштерү максатында һәр  шикәр капчыгын штрих  белән кодлаштыру проектын эшләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы   “Бөтенроссия Мактау Китабы” Федераль Реестрының чираттагы 2018  елгы  басмасы  турында  мәгълүмат  бирә. Аны   һәр  елны  «Каталог эшләү үзәге» ҖЧҖ  (Мәскәү  шәһәре) чыгара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International