22 августта Самара авыл хуҗалыгы академиясе мәйданчыгында XX Идел буе агросәнәгать комплексы күргәзмәсе кысаларында «Климат, туфрак уңдырышлылыгы, агротехнологияләр – 2018. Цифрлы игенчелек» фәнни-гамәли конференция узды. Катнашучылар цифрлаштыруның дөньякүләм трендлары буенча фикер алыштылар.
Чарада төбәкнең региональ, федераль һәм чит ил экспертлары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук агросәнәгать комплексы белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасыннан конференциядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, Казан дәүләт аграр университетының ректор вазыйфаларын башкаручы, фәнни эш һәм инновацияләр буенча проректоры, техник фәннәр кандидаты, доцент Айрат Вәлиев, агрономия факультеты деканы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, доцент Игорь Сержанов, фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр бүлеге башлыгы Рөстәм Низамов, «РИВЦ» АҖ директоры Дмитрий Холопов, «РИВЦ» АҖенең мәгълүмати системалар секторы әйдәүче белгече Фәнил Вәлиуллин катнаштылар.
Конференциядә цифрлаштыруның дөньякүләм трендлары һәм АПКда бүгенге технологияләрне гамәлгә кертү мөмкинлекләр турында җентекле фикер алышу булды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Аналитик үзәге директорының беренче урынбасары Сергей Косогор нотык белән чыгыш ясады.
"Цифрлаштыру - авыл хуҗалыгында яңа күренеш. Конференциядә катнашучылар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен кирәкле тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашачаклар. Бу мәгълүмат программа эшләгәндә исәпкә алыначак", - диде Сергей Косогор.
Бу юнәлештәге яңа программа "Ассоциация интернета вещей" НКО белән бергә эшләнә. Ассоциация директоры Андрей Колесников, бүген кулланыла торган күп инновацияләр күптән инде эшләнгән, диде.
Конференция барышында цифрлаштыруны практикада гамәлгә кертү мәсьәләләре конкрет мисалларда каралды. Аерым алганда, онлайн-технологияләр куллану нәтиҗәсендә үсемлекчелектә табышлылыкны арттыру, Россия һәм Евразия икътисадый берлеге илләренең АПКсын цифрлаштыру практикасы, авыл хуҗалыгы оешмаларына идарә итүнең интеллектуаль системалары турында фикер алыштылар.