Татарстан делегациясе бакчачылыкны үстерү буенча конференциядә катнаша

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

24 августта  Ингушетия Республикасында бакчачылыкны, питомникчылыкны үстерү һәм җиләк-җимеш продукциясен саклауны оештыру  буенча Бөтенроссия конференциясе узачак. Аны  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, башкарма хакимиятнең   федераль органнары вәкилләре, АПКның  төбәк идарә оргнаннары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, алдынгы  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, махсус теүникалар һәм җайланмалар   белән тәэмин итүчеләрнең, эре сәүдә челтәрләренең  вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасыннан конференциядә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Илдус Габдрахманов,  «Р-Агро» ширкәте генераль директоры Раил Зыятдинов катнашалар.

Конференция барышында аның катнашучылары бакчачылыкны һәм питомникчылыкны үстерү, җиләк-җимеш саклау  инфраструктурасын  булдыру   мәсьәләләрен караячаклар, бу өлкәдәге  дәүләт ярдме   чараларын  гамәлгә ашыру  һәм  камилләштерү  буенча  фикер алышачаклар,  перспективалы  фәнни эшләнмәләр  һәм аларны алдынгы хуҗалыкларда куллану тәҗрибәләре белән  танышачаклар.

Аерым алганда, чара  программасы кысаларында, Ингушетия Республикасының  алдынгы җитештерү предприятиеләренең берсе –  «Сад – Гигант Ингушетия»  ҖЧҖ  эшчәнлеге  белән танышу  каралган.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International