Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Кукмара аграр көллиятендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та булды.
Бүген белем бирү учреждениесендә 483 студент укый, 56 педагог эшли һәм 30 кеше техник хезмәт күрсәтә. 2017/2018 уку елында бюджет төркемендә 160 студент белем алды, 2018 елда – 127 кеше. Көллияткә укырга кабул итү планы ел саен үтәлеп килә. Кукмара аграр көллияте турында аның директоры Азат Гатин сөйләде.
Көллияттә спорт залы, мини-футбол, тренажер, баскетбол мәйднчыклары, конференц-зал, ашханә, музей, 160 урынлы тулай торак бар.
Биредә тракторчы-машинист, автомеханик, эретеп ябыштыручы, пешекче, тегүче, электромонтер кебек эшче һөнәрләренә өйрәтәләр. Монда шулай ук 5 юнәлеш буенча урта звено белгечләр әзерлиләр. Алар арасында – агрономия, бухгалтерлык исәбе, автотранспорт ремонтлау һ.б.лар.
Көллият эшче һөнәрләре буенча һөнәри әзерләү, яңадан әзерләү программаларын гамәлә ашыра. 2017 елда 669 кеше тизләтелгән кыскартылган курслар узды. 2018 елда Көлляткә Ресурс үзәге статусы бирелгән.
Көллиятнең төп эш бирүчеләре түбәндәгеләр: Кукмара муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Вахитов ис. АХҖК, «Восток» ҖЧҖ, «Урал» АХҖК, «Рассвет» АХҖК, «Урал» ҖЧҖ, «Әсәнбаш» ҖЧҖ, «Кукмарахим-сервис» ААҖ, «Кукмара тегү фабрикасы» ААҖ, «Металл савыт-саба заводы» ААҖ, «Кукмара киез итек комбинаты» ААҖ, «Строй Гарант» ҖЧҖ, «Вятские Зори» ҖЧҖ.
Кукмара аграр көллияте студентлары WorldSkills төбәк чемпионатында берничә мәртәбә призерлы урыннар яуладылар. Мәс., 2016 елда Көллият студентлары «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча 3 урынны алган иделәр. 2017 елда – «Җиңел автомобильләр ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча 1 нче урынны һәм «Татар милли камыр ризыклары» компетенциясе буенча 3 нче урынны алдылар. 2017/2018 уку елында – «Җиңел автомобильләр ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча 1 нче урынны һәм «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча 3 урынны алдылар.