Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Бөтенроссия Мактау Китабы” Федераль Реестрының чираттагы 2018 елгы басмасы турында мәгълүмат бирә. Аны һәр елны «Каталог эшләү үзәге» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) чыгара.
Реестрга территорияне социаль-икътисадый үстерүгә ярдәм итә һәм Реестрга кертү таләпләренә туры килә торган теләсә нинди тармак юнәлешендәге дәүләт, муниципаль һәм хосусый оешмалар, шәхси эшкуарлар, предприятиеләр, учреждениеләр, шул исәптән аларның филиаллары кертелә.
Реестр дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, хуҗалык субъектларына, иҗтимагый оешмаларга һәм барлык җәмәгатьчелеккә үз шәһәрен, районын, төбәген социаль-икътисадый үстерүгә булыша торган мәгълүмат алырга ярдәм итә. Ул мәгълүмати ярдәмдә өстәмә чара булып санала.
Реестрга керү өчен түбәндәге критерийлар кирәк:
1) муниципаль учреждениеләр өчен: куелган муниципаль бурычны билгеләнгән финанс лимитлары кысаларында тулысынча үтәү;
2) унитарных предприятиеләр өчен: дәүләт (муниципаль) мөлкәттән эшчәнлекне табышлы итәрлек итеп нәтиҗәле файдалану һәм/яисә үзләренә бирелгән социаль йөкләнешне үтәү;
3) башка оешмалар һәм филиаллар өчен: төбәкне социаль-икътисадый үстерүдә актив катнашу.
Реестрга кертү түләүсез башкарыла. Реестрга тәкъдим ителгән барлык оешмаларга Реестрга кертү турында хәбәр ителә; алар шулай ук Реестр төзү кысаларында бирелә торган өстәмә хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге дә алалар.
Реестр төзелеп беткәч, ул Реестр сайтында – http://www.kniga-pocheta.ru/reestr.php – гомуми файдалану өчен басылып чыга, шулай ук төбәк һәм федераль хакимият органнарына танышу өчен җиткерелә: Реестрга теге яисә бу муниципалитеттан кертелгән оешмалар саны җирле башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эшләвен бәяләү критерийларының берсе булып торырга мөмкин.
Әлеге проектка бәйле барлык мәсьәләләр буенча «Каталог эшләү үзәге» ҖЧҖенең үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк (119049, Мәскәү, Ленин пр-ты, 4 йорт, стр. 1А, телефон/факс: (495) 255-18-91; e-mail: rus@kniga-pocheta.ru).