Тукай муниципаль районында «Миңнеханов” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып сабан бодаен урып-җыюга керештеләр. 250 гектар сабан бодае мәйданының 150 гектары суктырылган. Уртача уңыш – бер гектардан 35 центнер.
Урып-җыю чорында ел саен хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов үзе дә комбайнга утыра.
«Былтыр сабан бодаен 21 июльдә җыя башладык, ә быел ике атнага соңрак. Ел җиңел булмадаы, әмма уңыш начар түгел. Яңгырлар булмаса, эшне 4-5 көндә бетерәбез. Хәзер барысы да һава торышына гына бәйле. Бүген менә көне буе яңгыр ява. Эшләп булмый. Орлыкның кипкәнен көтәргә туры ктләчәк. Урып-җыю барышында 50 гектар җир эшкәртеп, көзге арыш чәчтек. Былтыр көзге культуралар чәчмәгән идек», – дип сөйлдәде Минталип Миңнеханов.
Игенчелектән тыш, хуҗалык яшклчәчелек белән дә шөгыльләнә. Узган атнада хуҗалыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте, ул бәрәңге уңышын югары бәяләде.
«Бәрәңгене җыя башлауны 2 сентябрьгә планлаштырабыз. Гектардан 300 центнер уңыш алырбыз дип торабыз», – диде Минталип Миңнеханов.
Хуҗалык идарәчесе Рәмис Миңнеханова сүзләренә караганда, 2018 елгы уңыш өчен орлык склады тулысынча төзекләндерелгән. Бу эшләргә 3,5 млн сум акча тотылган. Ашлык һәм бәрәңге саклау складларында хәзер биналарны гөмбәчек авыруларына һәм төрле микробларга каршы эшкәртү чаралары күрелә.
Оператив мәгълүмат буенча, 23 августка тулаем Тукай районында бөртекле культуралар 18,8 мең гектарда чаптырылган, шуннан 18,3 мең гектары суктырылган, бу планнан 45 процент тәшкил итә. Барлыгы 59,7 мең тонна ашлык җыелган, шуннан - 31 мең тонна көзге бодай, 21 мең тонна арпа, 4 мең тонна арыш, 1,2 мең тонна борчак, 226 центнер солы. Бер гектардан уртача уңыш - 32,5 центнер. 10846 гектар җир эшкәртелгән, шуның 3812 гектарында көзге культуралар чәчелгән.
Тукай районы авыл хезмәтчәннәре дүртенче атна инде таңнан таңга кадәр кырларда уңыш җыялар. Алдынгы районнар арасында Тукай районы хәзер бишенче урында бара, аның алдагы районнар: Зәй, Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.
Район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча җитәкчесе ярдәмчесе Ренат Хәсәнов мәгълүматы буенча, районның сигез хуҗалыгыннан бишесе орлыкчылык белән шөгыльләнә. Бу хуҗалыклар, иң беренче чиратта, сыйфат өчен эшлиләр. Районның күп хуҗалыклары былтыр көзге культуралар чәчмәгән, ә сабан бодаена өстенлек биргәннәр. Мәгълүм булганча, быел сабан культуралары соңрак өлгерде. Район игенчеләре бу атнада гына әле аны җыярга керешүне планлаштыралар, хәзер алар арпа, солы, борчак кырларын җыялар.