Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Алексеевск районында булып кайттылар

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

«Туган ягыңны  бел” темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һөнәр берлеге  әгъзалары 18 августта  Алексеевск  районының туган  як музеенда, Алексеевск сәнгати  туку фабрикасында һәм  Биләр  дәүләт тарих-археология һәм  табигать  музей-тыюлыгында булдылар.

Алексеевск  җире борынгыдан үзенең һөнәр-кәсепләре   белән танылган. Сәнгати туку кәсебе  гомер   буена   халык  иҗатының   традицион   төре булып саналды  һәм    бүген дә бу  күркәм сәнгать дәвам итә. Кул белән туку фабрикасы –  республикада  берднбер һәм  Россиядә өчнең берсе, ул  хәзер дә    эшли. Предприятие  1927 елның  августында эшли башлый.  Фабрикада  хәзердә бөтен эш кулдан башкарыла, хәтта   артефактларда.  Станоклар  биредә беренче эшли башлаган вакыттан бирле алыштырылмаган.

Фабрика җитәкчесе Елизавета Терентьева предприятиенең эше турында сөйләде.   32  ел  стажы булган тукучы Валентина Кокуркина Министрлык белгечләре өчен мастер-класс күрсәтте.  Туку  процессын күзәтеп, белгечләр гади җепләрдән  ничек итеп матур, бизәкле сөлгеләр, эскәтерләр, алъяпкычлар … барлыкка килгәнен  күреп сокландылар. Һәр эшләнгән әйберг  останың күңел җылысы салынган.

Билярдә Министрлык белгечләре төркеме  академик А.Е.Арбузов музей-йортында булдылар, Биләр  шәһәрчегендә X - XIII гасыр башы  Идел-Чулман Болгар илендә археологик калдыкларны карадылар, “Изге чишмә”   архитектура комплексында булдылар. Кызыклы һәм җентекле  экскурсия аша бу якның тарихыннан күп яңалыклар белән таныштылар. «Изге чишмә» хаҗ кылу урыны  булып санала, күптөрле риаятьләргә һәм серләргә бай булган әлеге изге урынга мөселманнар да, христианнар да  бертөрле ихтирам  белән  карыйлар. 

Кайту юлында белгечләр  Бутлеровка авылында тукталдылар, анда органик химияне уйлап тапкан А.М.Бутлеров җирләнгән часовняда  булдылар.

Әлеге сәфәрдән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре  күңелләргә рәхәтлек бирә торган күп нәрсә күреп кайттылар.  Алар Алексеевск районына алга таба үсеш юлында, туган якның бай тарихын һәм халык   традицияләрен саклап калуда зур уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International