«Зәй шикәре» заводы продукцияне исәпкә алуны камилләштерү максатында һәр шикәр капчыгын штрих белән кодлаштыру проектын эшләде. Бүген продукцияне штихкодлар белән маркировкалау аны заводтан чыгрылганда куела. Бу процесс махсус счетчикларга берктелгән, алар продукциянең исәпкә алу системасында әзер продукциянең чыгышын күрсәтә. Аннары исәпкә алынган штрих-кодлар нигезендә беренчел документлар әзерләнә.
Һәр шикәр капчыгын штрих-кодлау системасы - уникаль проект. Россия Федерациясенең шикәр заводлары арасында бу система беренче мәртәбә эшләнә. Штрих-код куллану продукцияне ассортиенты һәм сыйфаты буенча кабул итүнең компьютер процессын тизләтә. Система складтагы запасларны һәм продукция сату этабын контрольдә тотуны шактый гадиләштерә. Моннан тыш, штрих-кодлаштыру электрон элемтә системасы аша товар турында мәгълүмат җибәрүне тизләтә. Бу - продукцияне технологик үстерүдә зур адым ясау.
«Зәй шикәре» заводы бүген яңа җитештерү сезонына тулысынча әзер. Сезонга әзерләнү кысаларында 2018 елда чөгендер түбен (жом) әзерләү өчен яңа пресс алып куелган, БУМ – 68Э363-К буртоукладчигы алынган, технологик җайланмаларга ремонт ясалган.
Белешмә өчен: «Зәй шикәре» - Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе. Предприятиедә тәүлеккә 8000 тонналап шикәр чөгендере эшкәртелә, әзерләү күрсәткече 1200 тоннадан артып китә. Бу күрсәткечләр буенча предприятие Россия Федерациясе заводларының иң яхшы бишлегенә керә.