Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районына килде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде.
Кукмара районында Рөстәм Миңнехановны район башлыгы Сергей Димитриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре каршылады. Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Вахитов ис. авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативының (АХҖП) яңа мегафермасында һәм терлек азыгы әзерләү үзәгендә булды.
2014 елда 1200 башка исәпләнгән югары технологияле сөтчелек комплексы төзелә башлый, ул ике этаптан тора. Аның беренче этабы шул ук елның сентябрендә төгәлләнә. 600 баш сыер өчен, саву залы белән, абзар төзелә. 2015 елның декабрендә 600 башка исәпләнгән икенче сыер абзары төзелә, аңа 240 млн. сум акча тотыла.
Җитештерүдә «Делаваль» фирмасы җайланмасы кулланыла, ул эшне ресурсларны саклый торган бердәм технологик режимда оештырырга ярдәм итә.
Комплекста терлекләрне аерым тоту өчен нәтиҗәле технология файдалануга кертелгән. Сыерлар, яшьләренә карап, аерым секторларда тотыла, аларда терлекләррне тотуның барлык үзенчәлекләре исәпкә алына. Терлекләрне тукландыру һәм эчерү процессларын автоматлаштыру, микроклиматның уйланып эшләнгән системасы энергия чыганакларыннан да, шулай ук хезмәт ресурсларыннан да нәтиҗәле файдаланырга ярдәм итә. Биредә 16 кеше эшли (операторлар һәм инженерлык хезмәте белгечләре).
Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Нәфикъ Хөсәенов әйтүенчә, бу проектны гамәлгә ашыру Вахитов ис. АХҖКында сөт сату күләмнәрен елга 19 мең тоннага кадәр (көнгә 50-52 тонна) җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.