Татарстан вәкилләре Санкт-Петербургта «Агрорусь-2018» күргәзмәсе эшендә катнашалар

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның 21 августыннан  24 августына кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә «Агрорусь - 2018»  27 нче Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза, ул АПКның кече һәм урта хуҗалыклары мөмкинлекләрен күрсәтер өчен, шулай ук тармак үсеше һәм аның перспективалары турында фикер алышу һәм  тәҗрибә алмашу өчен Россиянең күләмле мәйданчыкларының берсе. 

Күргәзмәдә Россиянең барлык төбәкләре диярлек һәм 20ләп чит илләр үзләренең азык-төлек товарларын һәм җирле  авыл хуҗалыгы казанышларын  күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты - “Бердәм Россия” “Бакчачы йорты – гаилә терәге” партиясе программасы кураторы  Валерий Власов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  бүлеге башлыгы   Александр Дружин, “Бердәм Россия” “Бакчачы йорты – гаилә терәге” партиясе проекты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе  Дмитрий Воробьев бар.

Эш программасы кысаларында 21 августта «Россиядә бакчачылык хәрәкәтен оештыру” мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында  Татарстан Республикасында бакчачылык ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасын үстерүгә дәүләт ярдәме турындагы нотык белән  Валерий Власов чыгыш ясады.

Күргәзмә кысаларында  пленар утырышлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, чит ил һәм Россия компанияләренең презентацияләрен,  бизнес-очрашулар уздыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International