ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы  Сарман муниципаль  районында  8 айлык эш йомгаклары буенча терлекчелек тармагы алдынгыларын  бүләкләделәр. Акчалата  премияләрне  муниципаль район башлыгы  Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы Альберт Шәрипов һәм селекция-нәсел хезмәте башлыгы Дамир Ханнанов бирделәр.


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасының 9 районында  бәрәңге җыюга керештеләр. Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында игенчеләр “икенче икмәк” уңышын җыя башладылар.

Урып-җыю эшләре башлангач,  Татарстанда   ТР  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “ТР агросәнәгать  комплексының «Иң яхшы комбайнчы-2018» конкурсы игълан ителгән  иде.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Урып-җыю  кампаниясенең барышы  турында  бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте  Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

6 сентябрьдә  Алексеевск районының  «Родина» күмәк хуҗалыгында    Казанда җитештерелгән боҗралап эшли торган  4 «Казанка-5» сугару техникасы файдалануга кертелде.  Әлеге агрегат белән сугару мәйданы   144 га тәшкил итә.

2018 елны 13 -14 сентябрендә  Удмуртия Республикасында The DairyNews мәгълүмат агентлыгы  «Силос мәктәбе» чаралары уздыра, анда терлекчелек предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре вәкилләре катрнаша ала.


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә Игенчеләр сараенда  терлекчелек тармагының 2018 елдагы  8 айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип Хаҗипов уздырды.

Татарстан Республикасыннан   чарада   «Татарстан Республикасының  аквакультура һәм умартачылык идарәсе” ДБУ  делегациясе катнаша.

Теләче  муниципаль районында  өч  эш көне   йомгаклары  буенча  алдынгы комбайнчыларга  акчалата сертификатлар  тапшыру дәвам  итә. 5 сентябрьдә   алдынгы  комбайнчыларга сертификатларны  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Илдус Габдрахманов  тапшырды.

Саба районының «МИШӘ» тәэмин  итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы  2015 елда  оештырыла. Анда 20  әгъза исәпләнә, шулардан алтысы штатта эшли.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International