Удмуртия Республикасында “Силос мәктәбе” чаралары уза

2018 елның 7 сентябре, җомга

2018 елны 13 -14 сентябрендә  Удмуртия Республикасында The DairyNews мәгълүмат агентлыгы  «Силос мәктәбе» чаралары уздыра, анда терлекчелек предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре вәкилләре катрнаша ала.

Чара силос салуга чыгымнарны киметү исәбенә предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү, силосның сыйөфатын арттыру һәм аны җитештерүнең  һәр этабын  оптимизацияләү максатларында үткәрелә.

«Силос мәктәбенә»  аудиторлык дәресләре,  фермаларга бару кертелгән. Аудиторлык дресләре  лекцияләрдән,  презентацияләрдән, әңгәмәләр  корудан    һәм фикер алышулардан тора.

Укуны терлекләрне тукландыру буенча Германиядән килгән белгеч  Доктор Йоханнес Тейсен үткәрә.

Уку чаралары кысаларында анда катнашучылар силос әзерләүгә тәэсир итә торган  факторларны,  коры азыкта  микотоксиннар барлыкка килү сәбәпләрен күрә алалар, фермадагы азыкның  торышын, силос салганда  барлыкка килә торган югалтуларны бәяли,  сыйфат  критерийларын өйрәнә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International