Теләче районында алдынгы комбайнчыларга сертификатлар тапшырдылар

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Теләче  муниципаль районында  өч  эш көне   йомгаклары  буенча  алдынгы комбайнчыларга  акчалата сертификатлар  тапшыру дәвам  итә. 5 сентябрьдә   алдынгы  комбайнчыларга сертификатларны  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Илдус Габдрахманов  тапшырды. Чарада районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы    Рәлиф Низаметдинов ктнашты.

Министр урынбасары  кулыннан сертификатларны “Алан”  ҖЧҖенең алдынгы комбайнчылары - Ренат Гатауллин (урак башыннан 1817 тонна ашлык суктырган), Ринат Гарипов (1760 тонна ашлык суктырган),  Илһам Мөҗипов  (1721 тонна ашлык  суктырган) алдылар. Бу  комбайнчыларның  эш   стажлары  да   күп, хезмәт күрсәткечләре   дә югары  һәм   алар район  алдынгылары  да.  

Оператив белешмәләргә караганда,   6 сентябрьгә  Теләче районында бөртекле культуралар   20 мең гектар мәйданда суктырылган,  бу фараздан  88 % тәшкил итә.  47,2 мең  тонна ашлык  җыелган,  уртача уыш –   23,7 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International