Республиканың авыл хезмәтчәннәре бәрәңге җыюга керештеләр

2018 елның 8 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасының 9 районында  бәрәңге җыюга керештеләр. Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында игенчеләр “икенче икмәк” уңышын җыя башладылар.

Татарстан Республикасы буенча быел бәрәңге  6 мең га мәйданда чәчелгән.

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 7 сентябренә  бәрәңге 281 гектар мәйданда җыелган, бу фараздан  5% тәшкил итә. Бүгенге көнгә «икенче икмәк»  9,1  мең тонна  җыелган.

Татарстан буенча бәрәңгенең бер гектардан уртача уңышы  323 центнер тәшкил итә. Иң  югары   уңыш Биектау районында күзәтелә – 351 ц/га, Арча районында  – 350 ц/га, Балтач районында  – 335 ц/га, Алабуга һәм Минзәлә районнарында –  гектардан 300әр центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International