Алексеевск районының «Родина» күмәк хуҗалыгы кырларында Казанда җитештерелгән сугару машиналары су сиптерәчәк

2018 елның 7 сентябре, җомга

6 сентябрьдә  Алексеевск районының  «Родина» күмәк хуҗалыгында    Казанда җитештерелгән боҗралап эшли торган  4 «Казанка-5» сугару техникасы файдалануга кертелде.  Әлеге агрегат белән сугару мәйданы   144 га тәшкил итә.

Аларны гамәлгә кертүдә Алексеевск муниципаль районыны башкарма  комитеты җитәкчесе  Сергей Демидов, районны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы  Газинур Мусин һәм шул ук идарә белгечләре катнашты.

Системаны монтажлауны 2017 елда  «Универсал-5» ҖЧҖ подрядчигы башлаган иде. 2018 елдат объект файдалануга твпшырылды. Проект 26 млн. сумга төште, аның  70%тан артыграгы бюджет акчалары исәбеннән финансланды.

«Родина» күмәк хуҗалыгы рәисе Ильяс Әхмәтов әйтүенчә, бу җайланма күпьеллык үләннәр үстерү өчен кулланылачак, ул аларның үсешен шактый  арттырачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International