Урып-җыю эшләре башлангач, Татарстанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “ТР агросәнәгать комплексының «Иң яхшы комбайнчы-2018» конкурсы игълан ителгән иде.
Мәгълүм булганча, быел Министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында ашлык суктыру һәм чаптырылган мәйдан күләме буенча республика һәм районнар дәрәҗәсендә 490 җиңүчене билгеләячәк. Урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум күләмендә премия алачаклар. 40 мең сум күләмендәге премия чаптырылган мәйдан күләме 50 механизаторга биреләчәк. Конкурс йомгаклары буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30 мең сум премия алачаклар.
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен даими мониторинг алып барыла. Һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Министрлыкны рәсми сайтында уракта катнашучылар турында мәгълүмат яңартылып торыла.
6 сентябрьгә оператив белешмәләр буенча уракта иң яхшы комбайнчылар арасында – «Агрокөч» АҖеннән Илнур Зәкуанов бар, ул «Тукано-450» комбайнында 3706 тонна ашлык суктырган, Буа районының “Кыят” ААҖеннән Александр Грачев («Акрос 595» комбайнында 3613 тонна ашлык суктырган), Нурлат районының “Сөләйманов” КФХыннан Илдус Әндәрҗанов («Нью-Холланд CS 6080» комбайнында 3543 тонна ашлык суктырган), «Агрокөч» АҖеннән Фәнис Исламов из АО «Агросила», «Лексион-670» комбайнында 3070 тонна ашлык суктырган), Мамадыш районының “Азык-төлек программасы” АПУ ҖЧҖеннән Радислав Уразлин («Тукано-570» комбайнында «Тукано-570» 2440 тонна ашлык суктырган, Аксубай районының «Аксу Агро» ҖЧҖеннән Җәүдәт Сафиуллин «Нью-Холланд ТС-56» комбайнында 2710 тонна ашлык суктырган, Нурлат районының «Нурлат сөте» ҖЧҖеннән Илнур Ибәтуллин («Нью Холланд ТС-56» комбайнында 2527 тонна ашлык суктырган).
Конкурста башка катнашучылар, аларның җитештерү күрсәткечләре белән Министрлык сайтында “Министрлык эшчәнлеге” бүлегендә йә http://agro.tatarstan.ru/rus/luchshiy-kombayner-2018.htm сылтамасы буенча үтеп танышырга мөмкин.