Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында 8 айлык эш йомгаклары буенча терлекчелек тармагы алдынгыларын бүләкләделәр. Акчалата премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов һәм селекция-нәсел хезмәте башлыгы Дамир Ханнанов бирделәр.
Мондый бүләкләргә түбәндәгеләр лаек булды: “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – сыер савучылар Гөлүсә Гарифуллина, Раушания Гайнуллина, Эльмира Шәйдуллина, савым терлеген караучылар – Эдгар Мельник, Дәнис Хафизов, Әзбар Исмәгыйлев, бозау караучылар – Нурлыгаян Шәйдуллина, Гөлшат Габдуллина, ясалма орлыкландыру буенча технологлар – Раушания Хәсәншина, Людмила Гимадиева, ветеринария белгечләре – Максим Иванов, Зимфира Имамова, Госман Салихҗанов, сөт блогы лаборантлары – Юлия Шәйдуллина, Әнисә Мәликова.
«Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән бүләкләнүчеләр арасында – сыер свучылар – Гөлчәчәчк Саетгалиева, Эльмира Курмакаева, терлекчеләр – Радик Хансуваров, Илгиз Корбанов, бозау караучы Регина Фәйзуллина, бозауларны юнәлешле үстерү буенча терлекче Альбер Солтанов, лаборант Сәрия Латыйпова.
«Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖеннән бүләкләнүчеләр: сыер савучы Роза Филоненко, савым терлеген караучы Раушан Гыйльметдинов, бозауларны юнәлешле үстерү буенча терлекче Рафаэль Хазиев, ясалма орлыкландыру буенча технолог Фирая Сәлахова.