ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базаларында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Баулы районында урып-җыю  эшләре,  гадәттәгечә, комбайннар парадынан башланды.  Ашлык җыю комбайннарын кабул  итү буенча  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендәге  комиссия баулыларның  уракка ныклап   әзерләнүләрен   билгеләп үтте.  Шунда  ук  алар  африкача   чәчләрен  үргән, җирән  чәчле, комбайнчы  һөнәрен  үзләштерегә  хыялланучы     кыз белән дә таныштылар.

Урып-җыю   кампаниясе чорында һәркем үзеннән өлеш  кертергә тырыша.   Район  мәдәният йорты  агитбригадасы  «Сарман» агрофирмасы  ҖЧҖ игенчеләре  алдында   концерт  программасы  белән  чыгыш ясадылар. Механизаторлар өчен  аларның  күңелләрен  күтәрерлек, алар  яраткан     матур  җырлар  яңгырады.

Узган  шимбәдә Бөгелмә  муниципаль районы  хуҗалыкларында  техниканың  урып-җыюга һәм туфрак эшкәртүгә   әзерлеге тикшерелде.  Шуннан соң  район хуҗалыклары  көзге  бодай  һәм көзге  шепкән  культураларын урып-җыюга  керештеләр.

Татарстанның барлык  районнары диярлек  бөртекле  культуралар җыюга  керештеләр. Оператив белешмәләр  буенча,  2018 елның  30 июленә Татарстан Республикасы буенча  бөртекле  культуралар  315 мең тонна җыелган, шул исәптән  көзге бодай   – 289,2 мең тонна, көзге  арыш  – 22 мең тонна, арпа – 2,7 мең тонна.


28
июль, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында  бүгенгә   44 мең га  мәйданда, ягъни  барлык  мәйданның  3%ында,    ашлык  суктырылган,  барлыгы   142 мең  тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык  -   32,3 ц/га. Мондый  белешмәләрне бүгентр Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  җиткерде.

Татарстан Республикасы хуҗалыкларында   800 мең тонналап  азык  әзерләнгән, бу  шартлыча бер  хайванга   13,6 центнер туры  килә. 


27
июль, 2018 ел
җомга

Бүген  Татарстан Республикасының  31 муниципаль районында  актив  рәвештә урып-җыю эшләре бара. Оператив белешмәләр буенча 27 июльгә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 28 мең га  мәйданда суктырылган, бу    планнан  1,9% тәшкил  итә. Тулаем җыем  - 90,6 мең тонна, уртача уңдырышлылык -  32,3 ц/га.

Теләче  муниципаль районы хуҗлыкларында  авыл хуҗалыгы оешмаларының  2018 елгы  урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә    конкурс уздырылды. 

31 июльдә  Смоленск өлкәсендә   «Бөтенроссия җитен кыры  көне – 2018» узачак, аны,  Смоленск өлкәсе администрациясе һәм Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы  белән  берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International