2018 елның 9 сентябреннән 13 сентябренә кадәр Мәскәүдә 2018 года в «Сокольники» күргзмә комплексында XXII Апиславия Конгрессы узачак, ул умартачылык тармагы проблемалары турында фикер алышу өчен иң эре дөньякүләм мәйданчыкларның берсе. Татарстан Республикасыннан чарада «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе” ДБУ делегациясе катнаша.
Апиславия – Европа умартачылык оешмаларының халыкара федерациясе һәм ул 1910 елда оешкан. Апиславия Конгресслары Евразиянең төрле илләрендә ике елга бер мәртәбә уздырыла. Соңгы Конгресс Россиядә 1996 елда узды.
2018 елның 9 сентябрендә 15.00 сәгатьтә Дәүләт Кремль Сараенда Конгрессны ачу тантанасы булачак, анда биш меңнән артык кеше катнаша, шул исәптән утыз илдән халыкара делегацияләр була. Алар арасында Австрия, Италия, Испания, Греция, Канада, Яңа Зеландия, Китай, Төркия, Чехия, Словакия, Сербия, Польша, Болгария, Румыния, Словения, Македония, Украина, Белоруссия, Казахстан, Молдавия, Грузия, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Тадҗикстан, Төрекмәнстан делегацияләре бар.
Конгресс кысаларында Евразиянең әйдүче галимнәре умартачылык өлкәсендә фәнни нотыклар лекцияләр укыячаклар. Конгресс программасында умартачылыкка һәм аны үстерүгә бәйле товарлар күргәзмәсе, аларны сату, төрле номинацияләрдә бал конкурслары, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, шулай ук мәдәни чаралар һәм экскурсияләр каралган.