Министрлыкта терлекчелек тармагының 2018 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә Игенчеләр сараенда  терлекчелек тармагының 2018 елдагы  8 айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды.

Киңәшмәдә районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм  башкалар  катнашты.  

Төп нотык белән  министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул  катнашучыларны  Татарстанда  терлекчелек тармагының  сигез айлык эше белән һәм  аның  бүгенге   торышы   белән  таныштырды. Ул терлекләрне ашату, сөт,  ит җитештерү һәм бозауларның сакланышы  мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында  722,2 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә,  шул исәптән 241,9 мең баш сыер. Шул чорда  883 мең тонна сөт  (101%), 260 тонна терлек һәм кош ите  (103%) җитештерелгән,  197,3 мең баш бозау туган.

Министр урынбасары узган   елга караганада   терлекләр  санын   арттырган  районнарны  атап китте, болар:   Әтнә, Актаныш, Саба, Кукмара, Балтач, Яңа Чишмә, Әлмәт, Чүпрәле, Лениногорск һәм Әлки районнары. Терлекләр санын киметкән районнар: Мөслим, Әгерҗе, Чистай, Алабуга, Зәй, Ютазы, Бөгелмә, Питрәч һәм Биектау районнары.

Сөт җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешкән районнар: Әлмәт, Мамадыш, Кукмара, Әтнә, Саба, Азнакай, Яңа Чишмә, Лениногорск, Балтач һәм   Теләче муниципаль районнары.  Сөт җитештерүдә түбән күрсәткечле районнар:   Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Буа, Апас, Менделеевск районнары.

Аннары муниципаль районнарда терлекчелекне үстерүнең юл картасын  гамәлгә ашыру турында Кама Тамагы  районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы Госман Камалиев, Спас районыннан – Рәүф Вафин, Питрәчтән – Павел Егоров сөйләделәр. Алар хисап бирә торган  районнарда   продукция җитештерү буенча  хәлләрнең бүгенге торышын анализладылар.

Киңәшмәдә шулай ук  “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы  Ришат Зарипов  чыгыш   ясады, ул   терлекчелектә  8 айдагы  нәсел  эшенә  йомгаклар   турында сөйләде.  

Ришат Зарипов август ахырында Киров өлкәсендә узган бөтенроссия  конкурслары  йомгаклары турында мәгълүмат бирде.  Мәс., Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХыннан технолог  Гомәр Йосыпов эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторлар арасында ХV Бөтенроссия конкурсында өченче урынны алган, ә Әтнә районының “Таң” ҖЧҖеннән Лилия Гәрәева зоотехник-селекционерлар арасында I Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алган.

Кукмара муниципаль районының селекция – нәсел эше хезмәте     башлыгы  Юлия Николаева, Ютазы   районыннан  – Дамир Мәмәтҗанов,  Баулы  районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы   Марат Билалов шәхси  ярдәмче  хуҗалыкларда сыерларны  орлыкландыруның    торышы    турында сөйләделәр.

Киңәшмә азагында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  белгечләре  авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү мәсьәләләре   буенча тестлар уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International