Саба районының «МИШӘ» тәэмин итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 2015 елда оештырыла. Анда 20 әгъза исәпләнә, шулардан алтысы штатта эшли.
2017 елда кооператив матди-техник базасын ныгытуга грант алды. Бу акчаларга җайланмалар һәм транспорт чаралары сатып алына, ит цехы төзелә, шулай ук 2018 елда казылык әйберләре җитештерү, ит ярымфабрикатларын җитештерүне киңәйтү планлаштырыла.
Алсу Гимадиева, Саба районының «МИШӘ» тәэмин итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе: «Оешу-хокукый рәвешенә карамастан, без һәр җитештерүдә уңышлы сату булырга тиешлеген аңлыйбыз. Һәм безнең алда бүген шундый бурыч тора – ит продукциясен сату базарында үз урыныңны табу. Шуны әйтергә кирәк, турыдан-туры сату тәҗрибәсе җитеп бетми, бу – матур һәм кешеләрне кызыктырырлык төргәк тә, сәүдә челтәрәренә продукция чыгару буенча ныклы дисциплина да, шулай ук юридик белем һәм креатив та. Болар барысы да өстәмә чыгымнар, кооперативның административ хезмәткәрләре штатын арттыруны һәм, һичшиксез, продукциянең үзкыйммәтен арттыруны таләп итә».
Бүгенге Россиядә тәэмин итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәм аны кулланучы арасында элемтә урнаштыручы буларак мөһим роль бирелә. Кооператив, яңа эш урыннары булдырудан тыш, калган әгъзаларына АХКК аша үз продукциясен сатып, акча эшләү мөмкинлеген дә бирә.
«Кооперативларның һәркайсы аерым булырга тиеш. Үз продукцияңне сату юлларын эзләгәндә кулланучы ихытяҗыннан чыгып эш итәргә кирәк. Бары тик сыйфатлы, экологик чиста һәм тәмле продукт сатып кына азык-төлек базарында отышлы урын табарга мөмкин», - дип саный Алсу Гимадиева.