«Түбән Кама» кулланучылар кооперативын үстерү турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җиҗтәкчесе урынбасары Радмир Беляев сөйләде.
Кичә Түбән Кама коммерциячел үзәге территориясендә җирле товар җитештерүчеләреннән авыл хуҗалыгы продукциясе: бәрәңге, кишер, кәбестә, чөгендер, суган алдылар. «Без, авылда кешеләрнең үзләре җитештергән продукцияне сату мөмкинлекләре тудырып, җитештерелә торган продукция күләмен арттыруга исәп тотабыз», - дип аңлатты куелган бурычлар турында Радмир Беляев.
Икенче этапта – бер гектар җирне алу-сату урыны итеп җайлаштыруны планлаштыралар. Биредә кооперативның конторасы була, халыктан продукцияне үзәкләштерелгән сатып алу оештырылачак, макулатура җыелачак, фирма кибете, пекарня, эре мөгезле терлекләр, вак терлекләр сую, тире эшкәртү цехы ачылачак, яшелчә, кош ите һәм йомырка саклау һәм эшкәртү складлары булачак.
«Кош ите һәм йомырка җитештерү күләмнәрен арттыру планлаштырыла, эшкәртү аркасында бәрәге, чөгендер, кәбестә, суган сату күләмнәре дә шактый артачак, - диде Радмир Беляев. - Инвестицияләр күләме 90 млн сум тәшкил итә. Проектны финанслау 60:40 процент белән республика программасы аша башкарыла, биредә 40 процент – дәүләтнеке, 60 процент – кооперативның заем акчалары».
Моннан тыш, 2019 елда районда агросәнәгать паркы төзеләчәк. Ул кулланучылар кооперативына һәм фермерларга үз продукциясен арадашчыларсыз гына сатарга мөмкинлек бирәчәк. Кооператив базасында проект тулы куәткә эшли башласа, 60 эш урыны була, инвестицияләр күләме 75 млн сум тәшкил итәчәк.
«Түбән Кама» кулланучылар кооперативы шулай ук районның кибетләре булмаган 26 авылы өчен ике автолавка сатып алды. «Күп товарлар шәһәрдәге уртача бәядән түбәнрәк бәяләр буенча сатыла», - дип сөйлдәде Радмир Беляев. Ике автолавкадан бер айга уртача керем бер миллион сумга кадәр җитә. Якын арада хуҗалык һәм көнкүреш товарлары өчен тагын бер автолавка сатып алу планлаштырла.
Моннан тыш, Кичә Түбән Кама коммерциячел үзәге яшелчәләр эшкәртү һәм төргәкләү буенча заманча җайланма сатып алды, аның куәте сәгатенә 1,5 тонна тәшкил итә. Барлык продукция тиешенчә эшкәртелә һәм 3әр килограмм итеп вакуумлы тарага тутырыла, бу ысул яшелчәләрнең саклану срогын 7 көнгә озайта. «Эшне беренче елында 1000 тоннадан артык җирле яшелчәләр әзерләү һәм сату планлаштырыла, - дип сөйләде Радмир Беляев. - Биредә 18 кеше эшли. Айлык уртача товар әйләнеше 3 млн сум тәшкил итә».