Татарстанда балык сәнәгате һәм балык үрчетү тармагы яңа үсеш алды. Бу хакта «Татар-информ» МА белән эксклюзив интервьюда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.
«Кызганычка каршы, „Татарстан балык хуҗалыгы“ бөлгенлеккә төште, шуннан соң без яңадан аквакультура һәм балыкчылык идарәсе төзедек. Шул вакыттан бу юнәлештә безнең эш җанланып китте: безгә яңа бизнесменнар килә, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасында грантлар билгеләнгән», – диде Хаҗипов.
Әгәр эшкуар елга 15 тоннага кадәр балык җитештерергә әзер икән, ул «Яңа эш башлаучы фермер» яисә «Гаилә терлекчелек фермалары» грантына өмет итә ала. Бу әле балык үрчетүгә яисә эшкәртүгә әзер булучыларга бирелә торган ярдәмнең бер өлеше генә.
«Бүген республика бюджетыннан бу юнәлештә шактый ярдәм каралган. Без маймычлар үрчетүгә 40 процент бирәбез, шулай ук соңгы елларда технологик җайланмаларга чыгымнарны кайтаруга биш процентлы кредитлар бирәбез», — диде министр урынбасары.
Эшкуарлар да мондый ярдәм игътибар итми калмый, дип саный Хаҗипов: «Соңгы вакытта бизнес буенча партнерлар һәм республикага яңа инвесторлар килә. Шулай ук без бу тармакка районнарга да елдан-ел активрак үзебезнең ресурсларны җәлеп итәбез, болар: сугару буалары, күлләр һәм кечкенә елгалар».
Казан энергетика университетының аквакультура бүлекчәсе бер үк вакытта берничә проектта катнаша. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белән бергә һәр елны маймычлар оялары урнаштыралар, студентларның бер өлеше Лаеш районында күптән түгел төзелгән «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында практика уза. Тагын бер юнзәлеш — балыкларны ашату өчен югары нәтиҗә бирә торган катнаш азык әзерләү һәм җитештерү.
Моннан тыш, Идел-Кама төбәгендә чөгә балыгын үрчетү буенча комплекс төзү турында Россиянең балыкчылык тармагы белән килештеләр. Шул ук «Биосфера-Фиш» үз заводының беренче чиратын төзеп бетерде, ул елга миллионлаган чөгә балыгы маймычларын үстерергә әзер.
Хәзер «Биосферы-Фиш» заводының башка чиратлары төзелә, берничә елдан соң чөгә балыгы маймычларын җитештерү күләмнәре елга 5 млн. данәдән артып китәргә мөмкин, моңа тагын форель, рус осетры һәм судак балыкларын үрчетү дә өстәлә.
«Соңгы ике-өч елда 2030 программасы буенча Татарстанда Идел, Кама, Вятка елгаларында балык заапслары артыр дип уйлыйбыз. Бу, әлбәттә, федераль бюджет һәм республика бюджеты ярдәме нәтиҗәсе», — дип, үз фикерләре белән бүлеште Хаҗипов.
2018 елның 13 - 15 сентябрендә Санкт-Петербургта «Экспофорум» КВЦ мәйданында II Халыкара балык сәнәгате форумы һәм балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсе узачак. Биредә 50 илдән 300 компания катнаша.
Татарстаннан форумга балык үрчетүчеләр һәм балык сәнәгатьчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасыны Биоресурслар комитеты вәкилләре булган делегация барачак. Моннан тыш, татарстанлылар балыкчылык сәнәгатендә республика уңышлары турында сөйлиячәкләр һәм перспектив үсеш юнәлешләрен игълан итәчәкләр. Алар чарада катнашучыларны Татарстан балыгыннан пешерелгән тәмле балык шулпасы (уха) белән сыйларга уйлыйлар.