«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Сынау лабораториясендә ел башыннан бирле 2759 ашлык пробасы сыналды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

«Ашлык сыйфатын  бәяләү үзәге» ФДБУ  Татарстан Республикасы филиалының  Сынау лабораториясендә агымдагы  елның 8 аенда 2759 ашлык пробасы һәм аннан эшләнгән продуктлар сынау узды.  Тикшерелгән ашлыкның һәм продуктларның  гомуми күләме    399,4 мең тонна  тәшкил итә.  Шул чорда 259,8мең тонна ашлык һәм аның продуктларына   2058 сертификат һәм халыкара үрнәктәге  58 сыйфат сертификаты бирелде.

Моннан тыш, дәүләт бурычы кысаларында уздырылган тикшеренүләр кысаларында   филиал тарафыннан  262 сынау берктмәсе һәм дәүләт бурычыннан тыш уздырылган эш нәтиҗәләре буенча 659 беркетмә бирелде.

Сынау  лабораториясе хезмәткәрләре 20,4 мең тонна продукциянең  иминлек һәм сыйфат күрсәткечләре буенча  норматив  документлар  таләпләренә туры  килмәвен ачыкладылар, шул исәптән: 3,3 мең тонна икмәк запасы корткычлар  белән зарарланган, 8,7 мең тонна продукциядә үзенчәлекле ис барлыкка килгән, 8,3 мең тонна продукция башка сыйфат күрсәткечләренә туры килми,  0,1 мең тонна продукциядә иминлек күрсәткечләре тиешенчә түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International