Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре югары темпларда бара. Бүген районда урып-җыю эшләре 11,9 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планнан 25,8 процент тәшкил итә. Оператив белешмәләргә караганда, 2 августка тулаем ашлык җыемы район буенча 45,1 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – бер гектардан 38 центнер.
39 спортчы һәм 4 тренер XII Бөтенроссия авыл спорт уеннарында катнашу өчен 1 августта Курск өлкәсенә киттеләр, әлеге чара Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Ул 2018 елның 3-7 августында узачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның «2018 елгы урып-җыю кампаниясе буенча муниципаль районнарга җаваплы затлар беркетү турында»гы боерыгы нигезендә 2018 елның 31 июлендә Министрлык белгечләре арттарак баручы хуҗалыклар практик ярдәм күрсәтү мактатында республика районнарына чыктылар.
Бүген Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖенең орлыкчылык хуҗалыгы базасында республикада урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды.
Оператив белешмәләргә краганда, 1 августка, Татарстанда бөртекле культуралар 170,5 мең га мәйданда суктырылган, бу фараздан 11,5% тәшкил итә. 20 проценттан артык мәйдан Зәй районында (28%), Сарман (22,2%), Нурлат (21,9%) районнарында суктырылган.
Апас районы кырларында урак өстенең кызган чагы. Барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Иегнчеләргә кайнар азыкны кырга ук китерәләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин даими рәвештә кырларга чыга, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлар белән очраша, шунда ук техниканың ягулык белән тәэмин ителешен тикшерә. Агымдагы мәсьәләләр дә шунда хәл ителә.
Яңа Чишмә районының медицина хезмәткәрләре урып-җыю эшләре башыннан ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртуны арттырдылар. Шул максат белән медиклар хуҗалыклар кырларына чыктылар
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча Арча муниципаль районында Дәүләт сорт сынау кишәрлегендә узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
«Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖенә 200 тонна яңа уңыш ашлыгы керде: 150 тонна көзге бодай һәм 50 тонна көзге арыш. Актаныш муниципаль районында урак өсте кысаларында һәркөнне «Кызыл олау», чарасы үткәрелә.
Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 31 июленә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 133,5 мең гектар мәйданда суктырылган, бу планнан 9% тәшкил итә. Тулаем җыем – 404,4 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 30,3 ц/га.