Татарстан Республикасы районнарында туңга сөрүдә эшләүче механизаторларга карата матди кызыксындыру чаралары кулланалар

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Оператив белешмәләр буенча  11 сентябрьгә туңга сөрү 926,5 мең га (44%) мәйданда диярлек башкарылган. Көндәлек    эшкәртү күләмнәре арта һәм бүгенгә 30  мең га тәшкил итә.  1700дән артык төрле агрегатлар эшкә җәлеп ителгән, шул исәптән чәчүдән бушаган техника да.

Соңгы көннәрдә туңга  сөрү  Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Мөслим районнарында, Тукай һәм Чистай районнарының кайбер хуҗалыкларында кызу темплар белән бара.

Эш темпларына механизаторларга карата матди кызыксындыру чаралары куллану нык тәэсир итә.

Мәсәлән, Биектау муниципаль районында смена нормаларын үтәүчеләргә күчмә байрак белән, район башлыгының 1000 сум күләмендге атналык премияләре бирелә.  «Урак һәм Чүкеч» хуҗалыгында  эш нормаларын үтәгәндә, тарифлар  60%ка югарырак,  «Битаман» һәм  «Кызыл таң» хуҗалыкларында  механизаторларга  өстәмә рәвештә  ашлык бирәләр (нормага 10-20 кг).

Алексеевск муниципаль районының «Родина» күмәк хуҗалыгында,  премияләрдән тыш, һәр сөрелгән гектар өчен  3 кг ашлык бирүне планлаштыралар. Бүген хуҗалыкта барлык мәйданның яртысыннан күбрәге  сөрелгән,  район буенча бу күрсәткеч - 20% чамасы.

«Свияга” («АК Барс» ХК) хуҗалыгында, эш сыйфатыннан һәм башкарылган нормадан чыгып, хезмәт  хакына  100% өстәмә һәм югарырак ставкалар  каралган: 20% - төнге смена өчен һәм 50% - куәтле тракторлар өчен.

Зәй муниципаль районында туфрак эшкәртүдә ел йомгаклары буенча алдынгы механизаторларга  6 мең сумлык 10 премия каралган. Балык Бистәсе  районында аерым үзебезнең һәм куәтле тракторларда эшләүче алдынгы  механизаторларга  10 мең сумлык премия каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International