Татарстан Республикасында «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре - 2018» конкурсы старт алды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Казан (Идел буе)  Федераль университетның дәүләт һәм муниципальидарәсе Югары  мәктәбе  базасында  «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан  хезмәткәре-2018»  V Республика конкурсын ачу тантанасы булды. Республикада бу  конкурс бишенче ел уза инде.

Бу  конкурста дәүләт  хезмәткәрләре  «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан  хезмәткәре» дигән  мактаулы  исемне алу өчен генә түгел, ә шул конкурс барган чорда үзләренең белемнәрен күрсәтә, тәҗрибә алмаша алалар.  Чарада   конкурска үз хезмәткәрләрен җибәргән дәүләт хакимияте органнарының,  министрлыкларның (ведомстволарның)  вәкилләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан конкурста  кадрлар  бүлегенең әйдәүче белгече Рузалинә Вәлиуллина, оештыру эше һәм социаль үсеш бүлегенең  социаль үсеш  секторы әйдәүче белгече Венера Мөхәмметдинова, Әлки  муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  юридик мәсьәләләр  буенча консультанты  Илдар Нигъмәтуллин, Ютазы муниципаль районында   Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең   3 разрядлы  өлкән белгече (кадрлар  буенча)  Сәвия Гәрәева  катнашалар.

Чараны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт    хезмәте   һәм кадрлар  департаменты   җитәкчесе    Александр Белов ачты.Үз  чыгышында ул   конкурсантларга  болай  диде: «Сез инде җиңүчеләр,  чөнки сезнең  дәүләт  органнары күзлегеннән караганда, сез иң  яхшылар. Сезгә бу  конкурс мәйданчыгында  тагын үзегезнең һөнәри осталыгыгызны күрсәтергә  кирәк булачак».

 Александр Белов шулай ук  2014 елдан  бирле шундый   конкурсларда  300дән   артык дәүләт хезмәткәре  катнашуын  әйтте. Быелгы   конкурста  республика дәзүләт  органнарыннан  54 хезмәткәр  катнаша.  Иң яшь  катнашучыга  24 яшь,  иң   өлкәненә  - 51.

Йомгак  ясап,  Александр Белов катнашучыларга  уңышлар  теләде.

Кунакларны  һәм катнашучыларны Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгының  Дәүләт һәм  муниципаль  хезмәт  өлкәсендә    дәүләт  сәясәте, коррупциягә каршы  эш департаменты  директоры Дмитрий Баснак сәламләде.

«Россия лидеры» Бөтенроссия  конкурсында   җиңүче Александра Лебедева конкурста катнашучыларга: «Әгәр сез  җиңәргә   телисез икән, үзегезне иң  яхшы  яктан  күрсәтергә  тырышыгыз».

Конкурста  катнашучылар һәм  кунаклар  алдында беренче  мәртәбә узган   «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан  хезмәткәре»  конкурсында  җиңүче      Иван Гущин  чыгыш ясады, ул  быел Мәдәни мирас объектларын  саклау  комитетын  җитәкли.    Тагын  һәм   Дәүләт  һәм муниципаль идарәнең    югары  мәктәбе   директоры Игорь Привалов  чыгыш  ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International