Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фәридә Гарифуллина рәислегендә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы утырышы узды. Утырышта республика һөнәр берлеге оешмасының 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2026 елга төп бурычлар билгеләнде.
Бүген Министрлыкта дәүләт хезмәткәрләре өчен «Госпромпт» ясалма интеллект системасында Аппарат хезмәткәрләрен эшләргә өйрәтү буенча уку узды. Укуны Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренүләр бүлеге баш белгече Ислам Кадиев үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл яши - деревня живет» проекты буенча 12нче дәрес узды. Катнашучылар җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре һәм кече хуҗалыкка дәүләт ярдәме кысаларындагы яңалыклар турында фикер алыштылар.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үз эшчәнлегнең нәтиҗәләре турында Хөкүмәтнең еллык хисабы белән, шул исәптән Дәүләт Думасы куйган мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасында чыгыш ясады.
2026 елның 28 февралендә 12:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында, Карл Маркс ур., 65 йорт адресы буенча, Ачык ишекләр көне узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерләнүнең барышы турында сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны яклаучылар елына йомгаклар буенча һәм 2026 елда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын уздыру буенча оештыру комитетлары утырышларында катнашты. Чара Жуков орденына ия Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Ермекали Мамбетовны котладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Тыва Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.
Россия Студентлар отрядлары көнендә «Татарстан халыклары дуслыгы йорты» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурста 220дән артык кеше катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, катнашучылар үзләре, партнерлар, оештыручылар һәм мәртәбәле кунаклар булды.