Министрлыкта “Госпромпт” системасында эшләү буенча укулар узды

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта дәүләт хезмәткәрләре өчен «Госпромпт» ясалма интеллект системасында Аппарат хезмәткәрләрен эшләргә өйрәтү буенча уку узды. Укуны Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренүләр бүлеге баш белгече Ислам Кадиев үткәрде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов әлеге проектның әһәмиятле һәм кызыклы булуын билгеләп үтте. “Ул эш процессларын тизләтә һәм аның буенча барлык сорауларга диярлек җаваплар алырга мөмкин”, - дип өстәде ул.

Ислам Кадиев системаның ничек эшләве турында сөйләде һәм: “Госпромпт” системасы күп санлы алдынгы тел модельләренә юл ача, алар, үз чиратында, аерым белешмәләр җыелмасы итеп тупланган һәм дәүләт хезмәткәрләренә үз вазыйфаларын үтәргә ярдәм итә”, - дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International