Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Тыва Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.
Тыва Республикасы делегациясен Тыва Республикасы Икътисадый үсеш һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Чыңгыз Бады җитәкли. Аның составына шулай ук Тыва Республикасы Башлыгы киңәшчесе Александр Пащенко, Тыва Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре кергән.
Ленар Гарипов Татарстан агросәнәгать комплексының казанышлары турында сөйләде.
2025 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 400 млрд сумнан артып китте,чагыштырма үсеш – 2024 елга карата 107,3%, дип билгеләп китте ул.
"Республика төп азык-төлек товарлары буенча үз-үзен тәэмин итүче төбәк (ит һәм ашлык белән тәэмин ителеш – 100%тан артык, сөт буенча – 160%тан артык, шикәр буенча - 260%тан артык, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 мәртәбә артыграк)", - дип сөйләде ул.
Очрашу барышында йон, киез эшкәртү, иттән, бигрәк тә ат итеннән эшләнмәләр әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Якларның терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итәргә ниятләре бар.
Шулай ук нәселле терлекчелек һәм сөт продукциясе җитештерү өлкәсен цифрлаштыруга, селекция һәм генетика мәсьәләләренә дә аерым тукталдылар.