Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы 2025 елгы эшкә йомгаклар ясады

2026 елның 27 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фәридә Гарифуллина рәислегендә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы утырышы узды. Утырышта республика һөнәр берлеге оешмасының 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2026 елга төп бурычлар билгеләнде.

Президиум әгъзалары, көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң, беренчел һөнәр берлеге оешмалары дәрәҗәсендәге һөнәр берлекләренә бәйле вәзгыятькә системалы һәм җентекле мониторинг уздыру кирәклегенә, хезмәткәрләрнең һөнәр берлегенә керү яки аннан чыгу турындагы фикеренә йогынты ясый торган факторларны ачыклауга аерым игътибар бирделәр. Республика һөнәр берлеге оешмасының перспективалы үсеш планына, мәгълүмати эшне ныгытуны, һөнәр берлекләре кадрларын һәм активистларын укытуны, һөнәр берлеге әгъзалары өчен хезмәтләр һәм ташламалар исемлеген киңәйтүне, шулай ук яшьләр белән эшләүгә игътибар юнәлтүне кертеп, чаралар өстәргә тәкъдим иттеләр.

Социаль партнерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышканда, утырышта катнашучылар 2025-2027 елларга Татарстан Республикасы АПКсы буенча Тармак килешүенең төп индикаторлары үтәлешенә игътибар бирделәр, болар: авыл хуҗалыгында хезмәт хакы дәрәҗәсен республика буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән 90%ка җиткерү, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы структурасында тариф өлешен 70%ка җиткерү, тариф ставкалары күләмен, хезмәт хакларын Татарстан Республикасы буенча минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмау, хезмәткәрләргә остазлык өчен өстәмә түләү, хезмәт хакын даими индексацияләү мәсьәләре.

Президиум әгъзалары билгеләп үткәнчә, республика һөнәр берлеге комитеты, урыннардагы һөнәр берлеге органнары үз эшчәнлекләрендә хезмәт законнарының, хезмәт өчен түләү мәсьәләләре буенча җирле хокукый актларның үтәлешен, шул исәптән хезмәт хакының тулы күләмдә һәм вакытында түләнүен, товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә куллану бәяләре артуга бәйле рәвештә аның индексацияләнүен контрольдә тотуга аерым игътибар бирәләр. Һөнәр берлегенең республика комитеты эш бирүчеләр, оешмалар белгечләре һәм һөнәр берлекләре активистлары өчен хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинарлар оештыра, Татарстан Республикасы АПК предприятиеләрендә даими рәвештә аудиторлык тикшерүләре үткәрә, хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауда методик һәм практик ярдәм күрсәтә.

Татарстан Республикасы АПК оешмаларының күмәк шартнамәләрендә каралган өстәмә социаль ташламалар һәм гарантияләр бирү юлы белән тармак хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту һәм сәламәтлеген саклау буенча актив рәвештә чаралар күрелә, аларга түләүсез туклану, даими медицина тикшерүләре уздыру, юл йөрү чыгымнарын компенсацияләү, өстәмә медицина иминияте, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеген саклау керә. 2025 елда һөнәр берлегенең республика комитеты тарафыннан 55 күмәк шартнамәгә экспертиза үткәрелгән. Башкарыла торган эшләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күмәк шартнамәләрнең сыйфаты күтәрелә бара, алар оешмалар хезмәткәрләренең социаль-икътисадый хәленә торган саен күбрәк йогынты ясый һәм чынбарлыкта эшли торган хокукый актка әверелеп баралар.

Утырышта шулай ук һөнәр берлеге бюджетының үтәлеше турында мәгълүмат һәм һөнәр берлекләре оешмаларының 2025 елгы финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре тыңланды.

Утырыш азагында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина һөнәр берлекләре активистларына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, Һөнәр берлеге эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре буенча системалы эш алып баруның мөһимлеген ассызыклады, бары тик уртак тырышлыклар, бергәләп эшләү генә куелган максатларга ирешергә һәм тармак хезмәткәрләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International