Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерләнүнең барышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, көздән чәчелгән 485 мең га культураларның 480 мең гектары, ягъни чәчүлекләрнең 98%ы кышлауга яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә кергән.
Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы орлык материалын тикшерүне дәвам итә. 2026 ел уңышы өчен бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш республика буенча 300 мең тонна, ягъни, иминият фондын да исәпкә алып, 120% тәшкил итә. 210 мең тоннасы чәчүлек сыйфатына тикшерелгән, бу ихтыяҗның 85%ын тәшкил итә.
Орлыклар шулай ук читтән дә сатып алына. Хуҗалыклар тарафыннан кукуруз орлыкларына контрактлар төзелә - бүгенгә ул ихтыяҗның 65%ын тәшкил итә, хуҗалыкларга планнан 24%ы кайткан; көнбагышка контракт - 46%, хуҗалыкларга 10% кайтарылган; шикәр чөгендере – 70%, 10% кайтарылган.
Хуҗалыклар һәм агрохолдинглар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бүгенге көндә уңышның оптималь планын булдыру өчен төрле өлгерү сроклары белән сыйфатлырак орлыкларны сайлап алу мөмкинлеге булуын искәртте.
Ул шулай ук минераль ашламалар кертмичә тотрыклы уңыш алу мөмкин булмавын да ассызыклады. Аларны туплау да дәвам итә.
Бүгенгә, көздән кертелгән ашламалар күләмен исәпкә алып, ул гектарга 44,3 кг тупланган. Әмма бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда гектарга 5,3 кг-га азрак әле.
Авыл хуҗалыгы техникасын алдагы кыр эшләренә әзерләү төп бурыч булып кала. аның 20 февральгә әзерлеге түбәндәгечә: тракторлар - 86%, чәчкечләр - 92%, чәчү комплекслары - 80%, туфрак эшкәртү агрегатлары 90% ка әзер.
Техниканы язгы кыр эшләренә ремонтлау өчен 2,8 млрд сумлык запас частьләр сатып алынган, бу тиешле күләмнең 84%ын тәшкил итә.
Бүген үк урып-җыю техникасы өчен запас частьләр сатып ала башларга кирәк, дип ассызыклады министр.
Кыр эшләрен башкару өчен кадрлар мәсьәләсе элеккечә кискен булып кала. Кайбер районнар ел саен кадрлар мәсьәләсен аларны яңа һөнәргә өйрәтү юлы белән хәл итә. Мәсәлән, Арча районы хуҗалыклары 15 хезмәткәрне агрокөллият базасында тракторчы-машинистка укытканнар.
Актаныш, Кукмара, Саба, Чирмешән һәм башка районнар да шул юл белән баралар, хезмәткәрләрне яңа һөнәргә өйрәтәләр.
Югары курс студентларын сезонлы эшләргә җәлеп итү буенча эшне бүген үк башлау мөһим, дип саный Марат Җәббаров.
Шул ук вакытта, тармакка кадрлар җәлеп итү уңайлы хезмәт шартлары тудырмыйча мөмкин түгел, диде ул.
"Язгы кыр эшләренә ике айдан да азрак вакыт калып бара, бу вакыттан паркны әзерләү өчен дә, аны кирәгенчә модернизацияләү өчен дә мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк. Заманча технологияләр кулланмыйча нәтиҗәле җитештерүгә ирешеп булмый", - диде министр.
Техниканы ремонтлауны 15 мартка төгәлләү бурычы куелды, дип әйтте министр. 23 марттан 27 мартка кадәр хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия тарафыннан кабул итү узачак.