Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл яши - деревня живет» проекты буенча 12нче дәрес узды. Катнашучылар җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре һәм кече хуҗалыкка дәүләт ярдәме кысаларындагы яңалыклар турында фикер алыштылар.
Укуда кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары - юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев, «Татарстанда җирле үзидарә» журналының баш мөхәррире Нияз Әхмәдуллин, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре катнашты.
Проект Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм ул авылларны саклап калуга һәм торгызуга, кече һәм урта эшкуарлыкның конкурентлык сәләтен арттыруга һәм авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча мәгълүмати методик база булдыруга юнәлдерелгән.
Сергей Столяров җирле үзидарә турындагы законнарга шактый уүп үзгәрешләр кертелүен ассызыклап узды. Ул «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон хакында сөйләде. “2027 елдан, әлеге закон тулысынча үз көченә кергәч, без күнеккән җирле әһәмияттәге мәсьәләләр халыкның тормыш эшчәнлеген турыдан-туры тәэмин итү буенча вәкаләтләр, дип аталачак. Моның төп асылы шунда, Россия Федерациясе тулаем бер дәрәҗәле җирле үзидарә системасына күчә. Хәзер безнең республикада ике дәрәҗәле система эшли, берсе - түбән дәрәҗәдә - авыл һәм шәһәр җирлекләре дәрәҗәсендә һәм икенчесе - муниципаль районнар һәм шәһәр округлары дәрәҗәсендә, яңа закон нигезендә Россия Федерациясендә тулаем бер дәрәҗәле җирле үзидарә системасы гамәлдә булачак”, — дип өстәде ул.
Аркадий Семенычев муниципалитетларга ярдәм итүнең мөһим программалары турында сөйләде - бу гражданнарның үзара салымын кертү, шулай ук авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү аша җирле бюджетларга өстәмә ресурслар җәлеп итү.
Нияз Әхмәдуллин авыл җирлекләре башлыкларына чаралар һәм эш нәтиҗәләре турында күбрәк мәгълүмат бирелүгә игътибар итәргә кушты. “Безнең авыл җирлекләрендә, районнарда, республиканың шәһәр берәмлекләрендә, шәһәрләрендә чыннан да күп эшләр башкарыла һәм яхшы нәтиҗәләргшә ирешелә һәм алар буенча уңай тәҗрибә туплана. Без сездә булган мәгълүмат каналларын һәм ресурсларны анализлыйбыз”, - диде ул.
Александр Молокин, авыл тормышын популярлаштырырга кирәк, дип өстәде. “Теләсә кайсы авыл җирлеге уставында куелган бурычларның берсе - авыл эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм итү, бу авыл территорияләрен үстерүгә, җирле бюджетларның керемнәрен арттыруга ярдәм итә”, - дип ассызыклады ул.
Александр Молокин, 2025 елда кече хуҗалыклар тарафыннан 160 млрд. сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе алынды, бу 2024 елга караганда 6%ка күбрәк, дип билгеләп үтте.
2026 елда 1,8 млрд сумнан артыграк бюджет ярдәме каралган “Җитди үзгәрешләр дә бар, бигрәк тә федераль юнәлешләр өлешендә, шул исәптән «Агротуризм» гранты, аның күләме 10 млн сумга кадәр, шулай ук бу елдан авыл туризмын үстерүгә тотылган чыгымнарны каплауга 5 млн сумга кадәр субсидияләр кертелә. Шулай ук кооперативларга продукция, техника һәм җайланмалар, башка мөлкәт сатып алу буенча чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр дә каралган”, – дип өстәде Александр Молокин.