Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны яклаучылар елына йомгаклар буенча һәм 2026 елда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын уздыру буенча оештыру комитетлары утырышларында катнашты. Чара Жуков орденына ия Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
.jpg)
Училищега килгәч, Рөстәм Миңнеханов «Героям - выпускникам КВТКУ» стелына чәчәкләр салды. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Тантана мактаулы караул ротасы узу белән тәмамланды.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп, 2025 елда Ватанны яклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар планнары тулысынча үтәлде, дип билгеләп үтте. Республикада төрле масштабтагы 1000нән артык чара үткәрелде, алар барлык муниципаль берәмлекләрдә узды һәм эшкә барлык яшь категорияләре вәкилләрен җәлеп итте, диде ул.
Татарстанда халкы «Үлемсез полк» йөреше, «Геройлар белән диалоглар», «Безнең геройларга», «Ветеран белән ял көннәре» проектлары, шулай ук эзләү отрядларын, хәрби-патриотик клубларны һәм яшьләр оешмаларын берләштерүче ел саен үткәрелә торган «Хәтер Маршы» акциясе кебек чараларда актив катнштылар.
2018 елдан Идел буе федераль округында Советлар Союзы һәм Россия Геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән «Ватан Геройлары» проекты гамәлгә ашырыла. Ул яшьләрне патриотик тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика 3нче урынны алган.
Үткәрелгән чараларның күбесе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән уздырыла торган эшләргә бәйле иде.
«Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында игътибарны Ватанны яклаучыларга һәм хезмәт кешеләренә, шулай ук республика һәм ил үсешенә зур керткән предприятиеләргә юнәлтү планлаштырыла», - диде Татарстан Республикасы вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов, Ватанны яклаучылар елында башкарылган чаралар Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында бу эшне дәвам итүнең мөһимлеген һәм кирәклеген күрсәтте, дип билгеләп үтте. "Барлык чаралар да югары дәрәҗәдә оештырылып, эчтәлекле итеп үткәрелергә тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме һәм социаль ярдәм күрсәтүгә, шулай ук башкача ярдәм итү чараларына бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Илнең оборона министры кушуы буенча СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең кимендә 90%ы электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш. Бу аларның үтә күренмәлелеген һәм тизлеген тәэмин итәчәк", - диде Татарстан Рәисе.
Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларының СВОда һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыру мәсьәләләре аерым контрольдә торырга тиешлегенә игътибар итте. Татарстан Республикасы Рәисе махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе эшен активлаштырырга өндәде.
„Батырлар“ кадрлар программасы яхшы эшли, бигрәк тә социаль сәясәт өлкәсендә. Безнең бурыч - аларга лаеклы эшләр вариантларын тәкъдим итү. Моңа бездә яхшы мисаллар бар инде. Узган елның сентябрендә СВОның 113 катнашучысы җирле үзидарә органнарына депутат итеп сайланды, аларның икесе авыл җирлекләре башлыклары”, - дигән мәгълүмат бирде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе Бөек Җиңүнең 81 еллыгын югары дәрәҗәдә бәйрәм итәргә, Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына ярдәм күрсәтергә, аларга игътибарлы булырга кушты. Искәртеп китәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлевка «Дуслык» ордены тапшырды, аңа 2 февральдә 100 яшь тулды.
Татарстан Рәисе «Җиңү» Россия оештыру комитетының Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак урыннарын ремонтлау, тыл батырлыгын мәңгеләштерүгә бәйле объектларны тиешле хәлгә китерү, шулай ук яшьләр арасында агарту проектларын оештыру буенча йөкләмәләрнең төбәкләр контролендә калуын искә төшерде. Моннан тыш, Зеленодольск шәһәренә Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исеме бирелү сәбәпле, шәһәрдә стела урнаштыру эшләрен төгәлләргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов яшь буынга, шул исәптән ата-бабаларыбыз казанышларына таянып, патриотик тәрбия бирүне өстенлекле юнәлеш дип атады. Бүген Татарстанда бу өлкәдә масштаблы эш алып барыла. Шул ук вакытта Татарстан Рәисе Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проекты кысаларында күрсәткечләрне яхшыртырга кирәклеген билгеләп үтте, бигрәк тә «Хәрби-патриотик клуб», «Иң яхшы музей», «Гвардеец» яшь армиячеләр номинацияләрендә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Советлар Союзы һәм Россия Геройлары истәлеген мәңгеләштерү буенча планлаштырылган барлык эшләрне төгәлләргә кушты.
“Безнең алда мөһим бурыч тора - Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чаралар планын тулы күләмдә тормышка ашыру. Россиянең Хәрби дан көннәре календаренең һәр истәлекле датасы безнең эшебездә чагылыш табарга тиеш. Үткәрелә торган акцияләр турында мәгълүмат биреп кенә калмыйча, аларга халыкны актив җәлеп итү дә бик мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Уңай мисал итеп ул «Герои рядом» - «Героилар янәшә» ачык әдәби конкурсын һәм СВО катнашучысының “Позывной Татарин” театраль куелышын китерде.
Татарстан Рәисе республика Мәдәният министрлыгына актуаль булырга тиешле репертуар сәясәтен булдыру мәсьәләсенә җитди карарга, батырлык, казанышлар һәм Ватанга хезмәт итү темаларын чагылдырырга өндәде.
“Мөһим мәсьәлә - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл кую. Аны тематик ел кысаларында ачарга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе, Татарстан предприятиеләре һөнәр берлекләре белән берлектә тыл хезмәтчәннәренә, тармак ветераннарына һәм СВОда катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тиеш: «Бу - пландагы эш кенә түгел. Бу - безнең әхлакый бурычыбыз һәм конкрет бурыч, аны сыйфатлы башкарырга кирәк”, - дип билгеләп үтте.
Бүгенге көндә 27 предприятие «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән республика исеменә ия. "Бу үткәндәге батырлык символы, цехларда җиңүне ничек якынайтуны хәтердә саклау. Дәүләт заказын үтәп, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре югары әзерлек режимында эшлиләр. Нәкъ менә югары профессионализм һәм хезмәт коллективларының фидакарьлеге заманның барлык авырлыкларын лаеклы җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында һәр хезмәткәрнең һәм ветеранның үзләренең уртак эшкә керткән өлешләрен югары бәяләүләрен тоюлары бик мөһим”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Чара азагында Татарстан Рәисе утырышта катнашучыларны якынлашып килүче Ватанны яклаучылар көне белән котлады.
Катнашучылар алдында шулай ук Жуков орденына ия Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесы башлыгы Виталий Герасимов, Биектау районының «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Кутенина, Казан дәүләт казна дары заводы генераль директоры Александр Лившиц һәм «Иннополис лицее» укучысы, яшь армияче Инсаф Гыйльфанов чыгышлар ясадылар.