Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Ермекали Мамбетовны котладылар.
Ермекали Жасарович үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында ул, «Авыл хуҗалыгы техникасы» республика берләшмәсенең Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү идарәсе башлыгы, Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы комитетында, Дәүләт агросәнәгатендә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү хезмәте җитәкчесе булып эшләп, югары дәрәҗәдә оештыру сәләтен, һөнәри осталыгын һәм һәр мәсьәләдә тирән компетентлы булуын күрсәткән ихтирамлы һәм хөрмәткә лаек шәхес.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветеранны министр урынбасары Марат Кәримов котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Разил Сәетов Ермекали Мамбетовка котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен тапшырды.