“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУендә «Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең резервын әзерләү» программасы буенча 360 сәгатьлек курслар узды.
Игенчеләр бәйрәмендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
27 октябрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
«Агрокөч» АҖ 2018 елда урып-җыю кампаниясен финанслауга 1,3 млрд сум чыгымнар тоткан. Аерым алганда, урып-җыюга һәм бөртекле культураларны, рапсны логистикалауга 985 млн сум юнәлтелгән, шикәр чөгендерен җыеп алуга – 335 млн сум.
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының «Сарабиккол» хуҗалыгында терлекләрне кышкы абзарларга күчерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренең тышкы инженерлык инфраструктуралары объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проектына “Татарстан Республикасының газлаштыру фонды” ДБУ тәкъдимнәре хакында фикер алышуга багышланган киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа эш башлаучы фермерларга, гаилә фермаларына, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
2018 елның 10 - 13 октябрендә Мәскәүдә ВДНХ территоиясендә «Алтын көз» 20 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырды.
Республикада 24 октябрьгә орлык кукурузы 23,6 мең гектарда 96,5 мең тонна суктырылган (көнгә - 6,7 мең тн). Уртача уңыш – гектардан 40,8 тонна.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында туңга сөрү тәмамланды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әйтүенчә, бу эшләр узган елгы сроклардан иртәрәк тәмамланган.