Министрлыкта 2019 елда гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренең объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  2019 елда  гражданнарның  коммерциягә карамаган    бакчачылык, яшелчәчелек һәм  дача берләшмәләренең   тышкы  инженерлык инфраструктуралары  объектларын  капиталь ремонтлау  һәм реконструкцияләү буенча  Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты  күрсәтмәсе  проектына  “Татарстан  Республикасының  газлаштыру  фонды” ДБУ тәкъдимнәре  хакында   фикер алышуга  багышланган     киңәшмә  узды.   Аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат Хәбипов алып  барды. 

Киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Валерий Власов,    “Татарстан  Республикасының  газлаштыру  фонды” ДБУ директоры  урынбасары   Евгений Волков  һәм  Татарстанның Бакчачылар берлеге    Владимир Дейнекин  катнашты.

2019  елның  1  гыйнварыннан  “Гражданнар   тарафыннан  үх ихтыяҗлары  өчен  бакчачылык  һәм яшелчәчелек  эшчәнлеген  алып  бару һәм РФнең  аерым закон  актларына  үзгәрешләр кертү турында”  217-ФЗ  номерлы Федераль  закон  үз көченә  керү   сәбәпле,    дача  хуҗалыгы  эшчәнлек  төре  буларак  бетерелә,  ә бакчачылык  һәм яшелчәчелек  эшчәнлеген  алып  бару  өчен  ике  оештыру-хокукый   форма  кулланылачак: коммерциягә карамаган    бакчачылык ширкәте (СНТ)  һәм коммерциягә карамаган    яшелчәчелек  ширкәте (ОНТ).

Әлеге  мәсьәлә буенча  тәкъдимнәрне  караганда,  Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе  проектына   төзәтмәләрнең  бер  өлеше  кабул  ителде. 

Киңәшмә  нәтиҗәләре  буенча  шулай  ук  Татарстанның Бакчачылар берлегенә  коммерциягә карамаган    бакчачылык ширкәтенең эчке  инфраструктурасын  капиталь  ремонтлау  буенча  2018  елда   уздырыла  торган   эшләргә  расланган 50 млн. сум  күләмендәге   смета  исәп-хисапларын (шул  исәптән  21 млн.  сум  -  су  белән  тәэмин  итүгә,  29  млн. сум -  электр  челтәре  хуҗалыгы    объектларына)   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  тапшырырга  тәкъдим  ителде.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International